Әйтик, Тәтеш районы кырларында бүген шикәр чөгендерен һәм көнбагыш җыюны дәвам итәләр.
Быелгы авыл хуҗалыгы сезонына районның крестьян-фермер хуҗалыклары алдан әзерләнгәннәр. Ремонтланган техника, ашламалар инде бар иде, бу уңышка да тәэсир итте. Бөртеклеләр гектардан 58 центнер уңыш белән төгәлләнде. Механизаторларга да кытлык юк, чөнки яшьләр өчен барлык шартлар да тудырыла. Хуҗалык кырларында инде 700 гектарда бодай чәчелде – бу киләсе ел уңышының нигезе.











