1 октябрдән республикада торак-коммуналь хуҗалык тарифлары артты. Аерым муниципалитетларда түләүләр 18,2 процентка, ә республика буенча бу индекс уртача 13,4 процент тәшкил итә. Ә инде җылыту сезоны башлануын да исәпкә алсак, октябрь квитанцияләрдәге бәяләр, сентябрьгә караганда, нык аерылып торачак.
Әйтик, бер бүлмәле фатирга һәм ялгыз яшәүче кешегә санасак, коммуналь хезмәтләр 800-900 сумга арта. Бу сумманың 60 проценты җылыту хезмәтенә туры килә. Ике бүлмәлегә -якынча 1мең 800 сумга арту күздә тотыла. Әлбәттә, коммуналь хезмәтләр счетчиклары күрсәтмәләрен вакытында тапшыру бик мөһим. Югыйсә, норматив буенча түләргә туры килә. Әгәр дә түләүдәге саннар сораулар тудырса, үзегезнең идарәче компаниягә яки торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк











