Шушы көннәрдә Арчада виртуоз банчы, күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин исемендәге 10 төбәкара бәйге һәм «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале узды. Әлеге бәйгенең абруе елдан – ел арта бара. Быел чарага респбуликаның төрле районнарыннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә Мари-Эл, Башкортостаннан талантлы баянчылар, гармунчылар җыелган иде.











