+7(843)236-41-23
+7(843)222-72-22
Башкалабыз Казанда ягып җылыту сезоны башланды. Беренче чиратта, җылыны сәламәтлек саклау объектларына, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына бирәләр.
Норматив буенча биш көн дәвамында уртача тәүлек температурасы 8 градус торса,бу очракта гына җылылык бирелә башлый. Быел исә,бу эшне иртәрәк башларга карар кылынган. Татарстанның инде 21 районында җылыту сезоны бара. Беренче булып Минзәлә ,Әгерҗе, Бөгелмә, Зәй районнарында җылылык бирделәр. Җылы бирү мәсьәләләре буенча өстәмә мәгълүматны, 222-72-22 һәм 236-41-23 телефон номерлары буенча шалтыратып,белергә мөмкин.











