Казанда балалар өчен «Әнкәй теле» татарча сәхнә сөйләме сәнгате курслары башланып китте. Курслар балаларны татар телендә иркен сөйләшергә, сәхнәдә сынатмаска, үз фикерен җиткерергә өйрәтә. Программа туган телне өйрәнүне, сәхнә сөйләме сәнгатен берләштерә. Биредә уеннар, әкиятләр, сәхнә сөйләме, дөрес сөлыш алу, дикция өстендә эшләү каралган. Дәресләр октябрь аеның һәр шимбә көнендә Шәрык клубыныда, көндезге сәгать 2дә оештырыла











