Халыктан экспонатлар – әби-бабайларыбыз истәлеге булып сакланган татар намазлыклары туплана. Чара Россия халыкларының бердәмлеге елы кысаларында һәм «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында үткәрелә. Күргәзмә идеясе — Татарстан гаиләләрендә һәм аннан читтә саклана торган, татар халкына хас намазлыклар экспозициясе. Күргәзмә татар-мөселман традицияләрен саклау һәм популярлаштыруга, шулай ук Россия халыклары арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлтелгән. Күргәзмә узганнан соң, намазлыклар хуҗаларына кире кайтарыла!











