2026нчы елның 5нче ноябрендә Казанның Мәрҗани мәчетендә мөселман уку йортлары шәкертләре арасында VII Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе уза.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы ислам югары уку йортларында һәм мәдрәсәләрдә көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала. Оештыручылар – Татарстан мөфтияте ярдәмендә Россия ислам институты. Бәйгедә катнашучылар тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиеш. Конкурста командалар катнаша. Биремне үтәүче Коръәннең ким дигәндә 5 юлын укырга тиеш. Һәр командага барлыгы 5 бирем бирелә. Ахырдан команданың гомуми баллы исәпләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә. Теркәлү өчен гаризаны 30нчы октябрьгә кадәр түбәндәге юлларга кирәк.
sheihibra@bk.ru.











