Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең классик уку залында татар театрының 120 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады.
Бу милли сәхнә сәнгате тарихында мөһим вакыйга, һәм китапханә барлык теләүчеләрне татар драматургиясенең ничек барлыкка килүен, үсешен күзәтергә чакыра. Экспозициядә китапханә фондларыннан татар театры турында уникаль материаллар тупланган: сирәк басмалар һәм классикларның беренче татар пьесалары, драма әсәрләренең кулъязма исемлекләре, вакытлы матбугат һәм башка документлар. Күргәзмә 15нче ноябрьгә кадәр эшли.











