Апас районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде.Шушы көннәрдә шәхси эшмәкәр Апас районында Илдар Нәбиуллин, “Җәмигъ” мәчете имамы Фәргать Мотыйгуллин, махсус хәрби операция ветераны Дамир Мөбәриев махсус хәрби операциягә гуманитар йөк белән юлга кузгалды. Хәрбиләргә генераторлар, дронга каршы челтәрләр, пычкылар, тәм-томнар, кирәк-яраклар алып китте.











