Татарстан Фәннәр академиясе 35 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтә. Чара фәнне һәм масштаблы мәдәни блокны берләштерә. Россия Фәннәр академиясенең Төбәк сәясәте советы утырышы, шулай ук тематик секцияләр һәм төбәк академияләре ассоциациясе очрашуылары. Тулырак алдагы язмада.
Академия үзалдына ил һәм республиканың суверенитетын тәэмин итү, импортны алмаштыру, ясалма фәһемне гамәлгә кертү, икътисад киләчәген алдан фаразлау, Татарстан белән Россиягә хезмәт итәрдәй яңа буын галимнәр тәрбияләү бурычын куя. Юбилей уңаеннан илнең әйдәп баручы галимнәре , Камал театры фоесында өр-яңа эшләнмәләр, казанышлар күргәзмәсен тәкъдим итте.
Академия беренче көннәреннән үк Татарстанның иң яхшы акыл ияләрен берләштерә. Моңа математика, физика, химия, медицина, гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр кәрә.
Академиянең аеруча татар теле, әдәбияты, тарихы һәм археологиясе өлкәсендәге хезмәтләре горурланырлык. Бер ел эчендә Россиянең 13 төбәгендә, Үзбәкстан, Монголия, Кыргызстанда 202 һәйкәл өйрәнелгән.
Эшнең төп юнәлешләреннән берсе-татар мәдәниятен, телен. тарихын саклау һәм өйрәнү. Мәдәни мирасны цифрлаштыру буенча эш алып барыла.
Галимнәр тарафыннан «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең 6 томы чыгарылган. «Татар әдәбияты тарихы» хезмәте 8 томда басылып чыккан.
35 ел элек оешкан ведомство республиканың фәнни тормышында яңа бер дәвернең башлангычы була. Хәзер ведомствода 647 кеше эшли, алар арасында 80 фән докторы һәм 179 фән кандидаты бар. Тантаналы җыелышта дәүләт бүләкләре тапшырылды. Шулай ук төрле секцияләр эшләде.
Ләлә Зәйнуллина, Данил Жданов Татарстан яңалыклары.











