Бүген без гаять җитди һәм четерекле темага тукталырга булдык. Дәүләтебез, җәмгыятебез һәм һәрберебезнең иминлегенә кагылышлы ул. Шул ук вакытта бу проблема халыкара дәрәҗәдә актуаль, аннан Җир шарындагы илләрнең берсе дә тулысынча сакланмаган. Сүзебез терроризм турында. Көрәшкә күпме генә ресурслар, акчалар тотылса да, аны әлегә җиңеп булмый. Җинаятьчеләргә ничек каршы торырга, балаларыбызны саклар өчен нишләргә кирәк? Бу турыда без Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Илшат Баһавиев белән сөйләштек.











