Республикада 10нчы октябрьга кадәр, өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырыла. Башкалабыз Казанда концертлар, экскурсияләр, спорт ярышлары үткәрелә. Мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга ярдәм итә торган чаралар – ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм акцияләре, тематик очрашулар, концертлар, уртак спорт ярышлары уздырылачак. Яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тематик кичәләр, мастер-класслар, әдәби очрашулар уза. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Казанның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетында кайнар линия телефоны эшли.











