Әлеге спорт чарасы быел үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Марафон вакытында шәһәрнең берничә үзәк урамында транспорт хәрәкәте чикләнә һәм машиналар кую тыела. Берничә автобус һәм троллейбус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрә. Уңайсызлыклар килеп чыкмастан, игътибарлы булып, үзегезнең юл маршрутын алдан хәл итү сорала.











