Нәбирә Гыйматдинова. “Уйламаган көнем юк”. Радиоспектакль.
Сезне Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» дигән әсәре буенча эшләнгән радиоспектакль тыңларга чакырабыз. Инсценировка авторы — Дания Нәгыйм. 4 өлеш. Режиссеры — Рамил Һидиятулла. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнгән.
Әмирхан Еники. “Әйтелмәгән васыять” повестыннан өзек.
Игътибарыгызга күренекле язучыбыз Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәреннән бер өзек тәкъдим итәбез. Татарстанның халык артисты Ирек Баһман язмасы.
Тапшыруыбызның икенче өлешендә сезне “Шигърият” дигән циклдан чираттагы тапшыру тыңларга чакырабыз. Татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан шигырьләрен тәкъдим итәбез. Әсәрләр Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Празат Исәнбәт язамасында яңгырый.
“Шигърият”. Хәсән Туфан әсәрләре.











