2002нче елдан башлап Камал театры 7нче ноябрьдә татар халкының күренекле шәхесе, татар театрының легендар режиссёры Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тамашачыга өр-яңа премьера тәкъдим итә. Быел да аның истәлегенә сәхнәгә яңа дебют пьеса – Раил Сафинның “Күпер” спектакле сәхнәләштерелде.
“Күпер” пьесасы 2026нчы елда театрда узган “Яңа татар пьесасы” драматургия лабораториясе кысаларында язылган әсәр. Хәзерге заман татар авторларын җәлеп итү һәм аларның текстлары буенча эшләү – театр өчен күптәнге һәм төп бурычларның берсе булып тора. Төрле елларда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә җиңү яулаган танылган һәм яшь авторларның әсәрләре сәхнәгә куелды. Аларның һәркайсы заман ритмы белән сугарылган һәм һәркайсында иҗатчыларны да, тамашачыларны да, шул исәптән яшь буын вәкилләрен дә борчыган темалар күтәрелгән.
Авторның үзенә тукталск Раил Сафин әдәбият-сәнгать дөньясына кинәт килеп керә. Соңгы вакытта Роберт Миңнуллин исемендәге балалар әдәбияты бәйгесендә, «Тукай йолдызлыгы» ябык конкурсында җиңде. Шулай итеп, татар әдәбиятында әдәби гаилә барлыкка килде – Раилнең хатыны Лилия Закирова да – билгеле прозаик, китаплар авторы.
“Күпер”дә вакыйгалар узган гасырның 80 нче елларында, ТАССРның бер районында, елга буенда качып диярлек утырган кечкенә бер авылда бара. Авыл халкы аерым утрау булып яшәвенә күнеккән, үзенең салмак тормыш рәвеше белән яшәп ята – “зур дөнья” яңалыкларын эшен җаваплы башкаручы, ярдәмчел почтальон алып килгән газеталар аша гына укып белә. Кыскасы тулаем шул чорга алып керә әсәр.
Алия Галиуллина, Вадим Вольский, Глеб Ширяев, Татарстан яңалыклары.











