Беренче кар төшә башлады, димәк юлларда бозлавык барлыкка килә.
Кышка озак калмады. Машина йөртүчеләргә тиз арада тәгәрмәч алыштыруны кайгыртырга кирәк. Экспертлар фикеренчә, автомобиль тәгәрмәчләрен алыштыруны кичектерергә ярамый, чөнки шиналарны көзен алыштыру язгысына караганда күпкә хәлиткечрәк. Республиканың дәүләт автоинспекциясе машина тәгәрмәчләрен алыштыруны ашыктырырга кисәтә. Тәүлекнең уртача температурасы плюс 5-7 градустан артмаса, ә төннәрен ул нольдән түбән төшсә, кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кирәк. Җәйге резина салкында тыгызлана һәм сыгылмалылыгын югалта. Тормозга баскач, машинаны тиз генә туктатып булмый. Закон буенча, кышкы тәгәрмәч 1нче декабрьгә кадәр куелырга тиеш. Әмма белгечләр кар яуганны көтмәскә, бу эшне озакка сузмаска киңәш итә.











