Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда ашлыкка сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, борчылуын белдерде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Урып-җыю буенча – уңыш яхшы. Әмма логистика ябык булу сәбәпле, ашлык бәяләренә карата сорау бар. Ашлык бәясе әлегә түбән. Әлбәттә, бу борчый», — дип ассызыклады ТР Рәисе.
«Моны бергәләп тикшерәчәкбез», — дип ышандырды РФ Президенты.











