Россия Президенты Владимир Путин бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Сөйләшү барышында төбәкнең агымдагы елдагы социаль-икътисади үсеше турында фикер алышу булды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте
Татарстанның тулай төбәк продукты 3 трлн 760 млрд сумга җитте, сәнәгать җитештерүе 3 трлн 880 млрд сум тәшкил итә. Ваклап сату күләме 1 трлн 102 млрд сумга тигез (үсеш – 107 процент).
«Сездә барысы да әйбәт, шартлар яхшы. Татарстан бик күп юнәлешләр буенча лидерлык позицияләрен саклап калыр, дип ышанам», — диде Владимир Путин.











