Мәгълүм булганча быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртә. Шушы фосатка бәйләп Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Халыкара фәнни-гамәли конференция оештырды.
Эпос-дастаннарга багышланган зур чарада Үзбәкстан, Казахстан, Кыргыз Республикасыннан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән фольклорчы, тарихчы, әдәбиятчы, телче галимнәр, халык мәдәнияте белән кызыксынучы шәхесләр катнашты, чыгыш ясады һәм фикер алышты.
Бу зур чара халыкның эпик мирасын барлау һәм киләчәк буыннарга җиткерүнең мөһимлеген дәлилли. Галимнәр үз китапларын Милли китапханәгә бүләк тә итеп бирде.
Мөршидә Җиһан, Айсылу Сәлмәнова, Татарстан яңалыклары.











