Милли мәдәниятләр фестивале – бөтен шәрык дөньясыннан башкаручыларны берләштерүче Россиядә бердәнбер зур музыка фестивале. Быел ул бишенче тапкыр оештырыла һәм өченче ел рәттән ЮНЕСКО эгидасы астында уздырыла. Быел Фестиваль беренче тапкыр 2 атна дәвам итте. Катнашучылар географиясе Россиянең 41 илен һәм 23 төбәген колачлаган. Ә иртәгә 21нче ноябрь көнне «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең Гала-концерты уза, анда 41 илдән һәм төбәкләрдән 150 дән артык артист катнаша.











