Хезмәттәшебез, язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татарстан» ДТРК ветераны Индус Фатый улы Сирматов вафат булды.
Индус Сирматовның һөнәри юлы Татарстан телевидениесе һәм радиосы белән тыгыз бәйләнгән. 1963 елдан ул «Татарстан» ДТРКда өлкән редактордан алып нәфис тапшыруларның баш редакторына кадәр хезмәт итә. Төрле елларда «Фикер» иҗат-җитештерү бүлеген җитәкли, «Илһамият» программасының мөхәррире һәм алып баручысы була.
Индус Сирматов милли телевидение һәм радиотапшырулар үсешенә зур өлеш кертә. Ул әдәби һәм сценарий эше белән шөгыльләнгән, балалар өчен әсәрләр иҗат иткән, хикәяләр язган, телеспектакльләр һәм документаль фильмнар әзерләүдә катнашкан.
Аның әсәрләре арасында «Ләйсәннең бер җәе», «Офыкның аръягында», «керәшен кызы», «Ак бишек» повестьлары, шулай ук «Әткәй сәгате» хикәяләр җыентыклары бар.
1991 елда Индус Сирматов Х. Ямашев исемендәге премия лауреаты булды. 1986 елда Татарстан АССРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Индус Сирматов белән хушлашу иртәгә булачак.
«Татарстан» ДТРК коллективы Индус Сирматовның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз!











