Казанда, «Татарстанның мәдәни башкаласы» дип исемләнгән республика бәйгесе дәвам итә. Анда муниципаль районнар һәм шәһәрләр, үзләренең мәдәни программасын, тарихи күргәзмәләр, халык сәнгать һөнәрләре, иҗат коллективларының чыгышлары аша тәкъдим итә ала. Узган ел конкурста Татарстанның мәдәни башкаласы исемен Әтнә районы яулады. Быел да төп приз өчен көрәш ким булмаска вәгъдә итә. Җиңүчеләр 3 миллион сумлфк серитфикатка ия була. Бүген 23 нче ноябрдә уникаль осталык үзәгендә республика конкурсы кысаларында үз программаларын Саба раойны тәкъдим итә.











