Шәрык базары белән Рифат Фәттаховны нәрсә берләштерә? «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале генераль продюсеры, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов күркәм юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме шушы көннәрдә башкалабызда узучы фестиваль белән бергә туры килде. Туган көнен Рифат әфәнде якыннары, иҗади дуслары белән каршы алды.










