Актаныш районында кадет тормышын башлап җибәрүче Хәрби ант кабул итү чарасы ел саен зурлап, «Иман» спорт комплексында уздырыла. Быел да әлеге традициягә тугрылык саклап, матур бәйрәм буларак оештырылды. Тантаналы чарада район җитәкчелеге, әти –әниләр катнашты.
Егет — кызлар, Ватанга тугрылыклы, Илебезнең патриотлары булырга дип хәрби ант кабул итә. Әле быел гына кадет мәктәбенә укырга килгән Никита Иделбаев та һәрвакыт яхшы укырга, тәртипле булырга сүз бирде.
Чарага алдан ук ныклы әзерлек күрәләр. Әле быел гына кадет мәктәбенә аяк баскан егет-кызлар өчен ул аеруча истәлекле көн. Район башлыгы Ленар Зарипов та балаларның тырышып укуларын, илебезнең лаеклы кешеләре булуларын теләде.
Тантаналы чарада укытучыларга Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм район башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Кадетлар төрле яклап үзләренең сәләтләрен, хәрби осталыкларын күрсәтте.
Алия Галиуллина, Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.












