Өч көн дәвам иткән дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе тәмамланды. Быел беренче тапкыр диктантны латин әлифбасында язарга мөмкин иде. Аның өчен Tatar Grammar берләшмәсе «Агыйдел» хикәясеннән өзекне латин әлифбасына күчергәннәр иде. Бу башка илләрдә яшәүче милләттәшлеребез өчен эшләнде.
Диктант язу Быел 9 нчы тапкыр оештырылды һәм ул дөрес язу, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән.
Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнде: катлаулы, уртача, җиңел дәрәҗәләр.
Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек; Уртача дәрәҗә: Гомәр Бәшировнең «Туган ягым – яшел бишек» хикәясеннән өзек; Җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» хикәясеннән өзек.
Нәтиҗәләрне 1 ай узганнан соң «диктант татар» сайтына кереп карап була.
Фәннур Хәсәнов, Данил Жданов Татарстан яңалыклары












