Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатындагы игътибарны җәлеп иткән язмалар белән таныштыруны дәвам итәбез.
“Бала йонсыз казны ничек үстерергә?” дип сөрән салганнар “Шәхри Казан” газетасында. Бәлки монысы да проблемадыр инде. Ләкин бүгенге иң зур проблема ул- авылның хәзер кеше каз үстерүдән бизүе. Рәхмәт аерым фермерларга, тулы бер районга җитәрлек итеп кош-корт үстергәннәре өчен. “Шәхри Казан” газетасы да шундый фермерларның берсе белән сөйләшкән бала йонсыз казларны ничек үстерүләре турында.
Газетада күтәрелгән тагын бер четрекле тема- көзге депрессия. Баксаң, бу чир белән бүген дөньяда 300 миллион кеше авырый икән. Ә шуларның бары тик 8 миллионы гына ярдәм ала, дип куркыта газета.Әнием исән булса болай дип әйткән булыр иде:”Безнең андый юк-бар чирләр белән авырырга вакыт булмады- башыбыз эштән бушамады”. Үз-үзебезне генә яратып яшәүнең нәтиҗәсен татыйбыз дияргә була белгеч сөйләгәннәрне бер җөмләгә сыйдырып әйткәндә.
Узган атна азагында Татарстан үзенең авыл хуҗалыгында тырышып эшләгән хезмәтчәннәрен кунак итте. Саланы да, каланы да кайгыртып яшәүче авыл кешесен бер генә көн булса да зурлау күңелле, әлбәттә. Ләкин аларның да борчулары бар, алар да иртәгәдән нәрсәдер көтә. “Ватаным Татарстан” газетасы нәкъ менә шуларны белешкән авыл хезмәтчәннәреннән. Бу сорауга җавапны Әтнә районында 34 ел буе өзлексез колхоз рәисе булып эшләүче(әйе, бәхетле авылларда бүген дә колхоз системасы бар әле) Илгиз Хәйруллин биргән:”Авылда эшләргә кеше калмый”. Инде читтән килүчеләрне дә тыя башлагач, бу проблеманың тагын да кискеләшүе көн кебек ачык. Шуңа күрә әле шул ук газета язганча, майлы ботка алга таба төшкә генә керә башламагае.
Соңгы мөмкинлек, отышлы бәя , 90 прцентлы ташлама дигән ымсындыргыч чакырулар белән халыкны кирәккән-кирәкмәгән товар сатып алырга өндәүче кибетчеләрдән ничек алданмаска? Сатучылар тагын ничек хәйләли? “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты әнә шундый замана сорауларына җавап табарга булган. Эш үткәч үкемәс өчен булса да укып чыгарга киңәш итәр идем бу язманы. Ни хикмәттер, безнең халык алданган өстенә алданырга гына тора бит.
Татарстан юлларында hәлак булучылар арта. Узган ел белән чагыштырганда быел үлүчеләр саны 24кә арткан.Татарстандагы Дәүләт автоинспекциясе башлыгы белән булган әңгәмәдән бу хәлнең төп сәбәпләре, балалар hәм әти-әниләрне тәрбияләү, кагыйдә бозучыларны акылга утырту ысуллары турында белеп була.
Гомер юлыбызда беркайчан да hәләкатләр булмасын иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!












