Казанда быелның “Әдәби марафон” проекты финалистларын, “Заманча шигъри әлифба” өчен рәсемнәр бәйгесе җиңүчеләрен hәм аларның остазларын бүләкләү тантанасы үтүе турында хәбәр иткән идек инде. Аның нәтиҗәләре турында тәфсилләбрәк сөйләү өчен без бүген студиягә әлеге бәйгене оештыручыларның берсен-Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллинны чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.











