Абыстайлар дөньясы ул нинди? Аның үткәне кайчанга барып тоташа? Казанның Мәрҗани мәчетендә узган абыстайлар очрашуыннан Мөршидә Җиһан язмасы.
Түгәрәк өстәл янына Татарстан һәм Россия регионнарыннан килгән абыстайлар җыелган. Мөфти урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов абыстайлар очрашуына хәер-фатиха биреп эшлекле сөйләшүгә уңышлар теләде. Абыстайларның сүз башы ел шигаре булган гаилә кыйммәтләренә, киләчәк буынны тәрбияләү үзенчәлекләренә багышланды.
Абыстайлар дөньясы үткәне дибез икән без исемнәре билгеле булып та җисемнәре онытылган күренеле хатын кыз казыя Мөхлисә Бубины, татар мөгаллимәсе язучы Махруй Мозаффарияне күздә тотабыз. Хәзерге абыстайлар бу мәшһүр затлар үрнәгендә ни рәвешле эшчәнлек алып бара?
20 нче йөз башында Милли вәзгыятьтә ислам динен саклау һәм үстерүгә биниһая өлеш керткән мөслимәләр шактый. Араларында Фатыйха Аитова кебек кыз-балаларга дөньяви уку мөмкинлегенә юл ачкан күренекле мөслимәләр дә бар. Ә кайберләренең эшчәнлеген әле бүгенгәчә бәяләп бетергәнебез юк ди түгәрәк өстәлдә бик ачынып чыгыш ясаган тарихчы, галимә Тәэминә Биктимерова.Аның фикеренчә күбебез Тукайны тәрибияләүченең дә исемен белмибез.
Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берле оештырган түгрәк өстәл барышында үткән белән бүгенгене чагышытрып киләчәктә абыстайларның эшчәнлеген җәелдерү юллары ачыкланды.
Мөршидә Җиһан, Фәрид Җәләли. Татарстан яңалыклары репортажы.











