Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәт үзәгендә узды. Гаилә, милләт, дин бер – берсенә бәйле. Шиһабетдин Мәрҗәни динне саклый торган өч нәрсә бар: туган тел, милли кием, милли тәрбия диеп калдырган. Әлеге юнәлештә тупланган тәҗрибә белән уртаклаштылар биредә. Һәр кеше үзенең чыгышын, ата – бабаларын искә алырга тиеш. Туган авылын, гаиләсен хөрмәт итсә беркайчан да туган телен онытмас дигән фикердә оештыручылар. Рухи гаилә кыйммәтләрен саклауда исламның роле, танылган татар фамилияләре, аларның Татарстан һәм Россия үсешенә керткән өлеше, татар авылының татар үзенчәлеген үстерүдә тоткан роле дигән темалар күтәрелде.











