Яңа тапшыру тиз арада тамашачылар мәхәббәтен яулап алды. Моның дәлиле — күпсанлы кайтавазлар. Телевизион Проектның уңышы нәрсәдә? Хәбәрчебез белеште.
Заманча бизәлешле студия, танылган йөзләр һәм чын музыкаль перформанс. Менә инде биш атна дәвамында телевизор караучылар эстрада йолдызлары арасындагы буыннар ярышын күзәтә.
ТНВ каналында — “Музыкаль сабантуй». Әлеге тапшыру 5 өлештән тора. Ике буын эстрада җырчысы беренче өлештә үзләренең хит җырларын җырлыйлар, аннан исә җырлары белән алыштырышалар. Шунысы кызык – алышынган җырлар аларга күбрәк тә килешә. Моның шулай икәнен мәртәбәле жюри әгъзалары билгели.
Беренче сезонда Айдар Галимов белән Илнат Фәрхуллин, Бәширә Насыйрова белән – Зөлфирә Шәйдуллина, Элвин Грей һәм Зөфәр Хәйретдинов, Резидә Шәрәфиева һәм Гөлназ Асаева, Илсөя Бәдретдинова белән Зөһрә Шәрифуллина, Лилия Хәмитова белән Илмира Нәгыймова иҗади ярышты. Чынлыкта исә, җырчылар бу тапшыруны тәҗрибә уртаклашу итеп кабул итә.
“Музыкаль сабантуй” Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән әзерләнә. Беренче сезон азагына якынлаша. Әмма аның киләчәге дәвамлы булыр дип ышана тапшыру авторлары.
Айзилә Батырханова, Татарстан яңалыклары.











