Казан университеты оешкан көннән башлап, Россиядә тюркология бишегенә әверелә. «УНИКС» концертлар залында Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулуга багышланган тантана узды. Тулырак Ләлә Зәйнуллина язмасында.
Шул уңайдан төрле елларда университетта эшләгән хезмәткәрләрне, татар бүлеген тәмамлаучыларны Казан үзенә җыйды. Дөресрәге яшьлек Казанына, канат ярган чорына.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында 1944 елның көзендә Казан университетының филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. 1989 елда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре оеша. 80 ел эчендә татар бүлеген 6 мең 500 студент тәмамлаган.
Татарстанның фән, мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларына зур өлеш керткән КФУның галимнәре, ветераннарының тырышлыгы фидакарь хезмәте торуы бәхәсез.
Әлеге бүлекне тәмамлаучылар арасында галимнәр, артистлар, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре, язучылар кемнәр генә юк. Хезмәт юнәлешләре төрле булса да максатлар бер – милләткә хезмәт итү, туган телне саклап киләчәк буыннарга тапшыру.
2018 елдан Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәниятара һәм мәгариф югары мәктәбенең эшчәнлеге бүгенге көндә бәяләп бетергесез.
Ләлә Зәйнуллина, Фәрид Җәләли. Татарстан яңалыклары.











