Пирамида концертлар залында Буа якташлык җәмгыятенең очрашу кичәсе узды. “Туган як — мин сиңа мәдхия җырлыйм” — дип аталган якташлар очрашуыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Кече ватаннарын кайгыртып яшәүне Буа якташлык җәмгыяте эш-гамәлләр белән дәлилли.
Башкарылган эш чыннан да күп. Республика күләм якташлык җәмгыятьләре арасында Буа гел беренче урында.
Хәйриячелекне, яшь буынга патриотик тәрбия бирүне, өлкәннәргә, сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итүне беренчелек өчен түгел, күңел кушканга эшли Буа якташлык җәмгыяте. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы урынбасары Марат Әхмәтовның рәхмәт хатын тапшырган Камил Ногаев та искәртте. Җәмгыятьнең уңышлы эшчәнлеге якташларның бердәмлек нәтиҗәсе.
Уртаклашып эшләү, әнә шулай якташларны олылау , кадерен белү дигән сүз.
Чынга ашкан уртак хезмәтләрнең берсе Буада Бакый ага Урманче музеен төзү. Ул дәвам итә. Махсус хәрби операкциядә катнашучыларга ярдәм дә даими.
Якташларга быел тәкъдим ителгән телефильмдә дә якташлык җәмгятенең патриотик юнәлештәге эшләре чагылды. Очрашу концерты да Туган якка — мәдхия җырлауга багышланды.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.











