Лента новостей

Опасная покупка: на отца 15‑летнего питбайкера из Татарстана завели уголовное дело

7 ноября, 11:50

Погода ухудшается: Рустам Минниханов дал поручения по обеспечению безопасности в республике

7 ноября, 11:30

Рустам Минниханов поздравил сотрудников МВД с профессиональным праздником

7 ноября, 11:00

Средняя пенсия по старости в России — 27 322 рубля: данные Социального фонда и динамика роста

7 ноября, 10:50

Путин подтвердил дату начала переговоров России, США и Украины в ОАЭ

7 ноября, 10:30

Минобороны: за ночь над Россией перехвачено 411 беспилотников

7 ноября, 10:00

75 тысяч волонтёров культуры в Татарстане: итоги работы и развитие добровольческого движения

7 ноября, 9:50

109 лет Октябрьской революции: Аюпова — о роли события в истории России и становлении ТАССР

7 ноября, 9:30

Снег и гололедица: прогноз погоды в Татарстане на 7 ноября

7 ноября, 9:00

Армия России за неделю поразила 14 сухогрузов, задействованных ВСУ

6 ноября, 20:50

Путин обсудил с представителем Ирана развитие стратегического партнерства

6 ноября, 20:30

Уровень доверия россиян Путину составил 77,5%

6 ноября, 20:10
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Суббота, 7 ноября
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Фирдүс Гыймалтдинов: «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы эчкерсезлек, гадилек белән җәлеп итә

4 декабря 2024, 18:09
Яңалыклар (новости)
A A

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов фикеренчә, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы халыкны эчкерсезлеге, гадилеге белән җәлеп итә. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Гармунтуй» гала-концертын оештыруга багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Шунысы да игътибарга лаек: безнең телевизион үлчәү бар, тапшыруның күрсәткече югары, халык аны яратып карый. Тапшыруда катнашучыларның берсе дә профессиональ артист түгел. Үзем дә тапшыруларны карап барам. Кулында гармун уйнаткан һәр кеше үзенең ихласлыгын, күңел чисталыгын саклап калган, аларның һәммәсе дә нур сибеп тора тора. Сере шундадыр. Интернетта да караулар саны бик күп», — диде ул.

Аның әйтүенчә, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы телевизион формат буларак яңалык түгел. «Телевидение, журналистикада форматлар күптән уйлап чыгарылган. Ләкин шулай да, Айзилә Батырханова белән Наил Сәгъдиев шушы проектны тәкъдим иткәч, ул миңа кызыклы, шул ук вакытта катлаулы булып тоелды. Чөнки «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе яңалыклар форматында эшли. Ә әлеге тапшыру проекты төшерү, монтаж, әзерләү ягыннан бөтенләй башка жанрга карый», — дип аңлатты.

Быел тапшыруның икенче сезоны тәмам булган. «Беренче сезонны башлаганда: «Әйдәгез, дүрт тапшыру эшләп карыйк әле», — дип тәкъдим иттем. Нәтиҗәдә, ул дүрт тапкырга күбрәк эшләнде. Бик күп кайтавазлар, мөрәҗәгатьләр килә башлады. «Безгә дә килегез, безне дә күрсәтегез», — дип, районнардан мөрәҗәгатьләр булды», — диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Оештыру ягыннан, авторларыбызга рәхмәтлемен. Тапшыруның идеологы, фанаты – Наил Сәгъдиев. Сабыйларча бирелеп эшләүче кеше. Аның энтузиазмыннан башка әлеге тапшыруны оештыра алмас идек. Шуңа күрә тапшыруны Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә эшлибез. Телевизион өлкәдә калыпка салып баручы — Айзилә Батырханова», — диде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры.

Ул Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәт әйтте. «Проект Марат Әхмәтовка да ошады һәм ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Юл, финанс чыгымнарын комиссия ярдәмендә каплап барабыз, менә инде икенче сезон чыгарылышны эшлибез», — дип өстәде.

«Чит төбәкләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр күп. Интернет аша карап, «безгә килегез» дип, үзләре чыга. Әлбәттә, бу күңелле күренеш. Шуңа күрә икенче ел рәттән әлеге проектны бергәләп оештырабыз, район хакимияте башлыклары да бик теләп кабул итә. Аларның кайберләре гармунда матур итеп уйный белә. Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиеваның да гармуннар коллекциясе бар, ул да гармунда матур итеп уйный белә: балачактан гармунда уйнап үскән һәм милли моңнарыбызны бик яхшы белә», — диде Фирдүс Гыймалтдинов.

2023 елның июнь аеннан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшырулар циклын гамәлгә куя. Шул уңайдан, 16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты була. Аның максаты – гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, үзешчән гармунчылар белән таныштыру.
Ел ярым вакыт аралыгында иң халыкчан тапшыруның иҗат төркеме Татарстанның 11 районында булып өлгерде. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырды.

Зилә Мөбәрәкшина. Солтан Исхаков фотосы.

Читайте и смотрите также:

Илаһи сүз

Илаһи сүз

6 ноября, 19:09
Өмәдән-өмәгә

Өмәдән-өмәгә

6 ноября, 19:04
Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды

Апанай мәчете каршындагы мәдрәсәдә Ачык ишекләр көне узды

6 ноября, 16:40
Кануни бәйрәм

Кануни бәйрәм

6 ноября, 14:17
Вести Татарстан MAX

Популярное

сво

Кого возьмут в «Сталинские соколы»: требования к кандидатам и условия службы

26 августа, 2026
0

Рөстәм Миңнеханов: Яшьләр дипломатиясе академиясе бөтен дөньядан лидерларны җәлеп итә

Рустам Минниханов напомнил о важных датах следующей недели: 4 и 6 ноября

31 октября, 2026
0

рамадан

ДУМ Татарстан назвало даты Рамадана и Ураза-байрама в 2027 году

21 августа, 2026
0

Казанская телебашня

Казанская телебашня засияет праздничной подсветкой в честь Дня народного единства и Конституции РТ

2 ноября, 2026
0

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

В Казани участникам СВО передали четыре тренажера для реабилитации

3 ноября, 2026
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1. Татарстан
      • Россия 24. Татарстан
      • Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2026 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»