Татарстан радиосы өр-яңа спектакль әзерләргә кереште. Радиоспектакль өчен нинди әсәр алынган, рольләрне кемнәр тавышландыра? Бу сорауларга җавапны Мөршидә Җиһан эзләде.
Студиядә “Таллыкүлдә былбыл бар” дип аталган Айгөл Әхмәтгалиева әсәренә нигезләнеп әзерләнгән радиоспектакль яздырыла.
Әлбәттә, радиостудиянең сәхнә мөмкинлекләре юк, әмма артистлар өчен ул киртә түгел, аларның үз алымнары бар.
Очкын кабызып, дәртләнеп яздырулары сизелеп тора. Тәҗрибә дә җитәрлек. Өстәвенә, Татарстан радиосы тыңлаучыларына радиоспектакльләрне еш тәкъдим итә.
Радиоспектакль буларак әзерләүче мөхәррир Раил Садри, әсәрне беренче тапкыр укып чыккач ошамады, ничектер күңелем ятып бетмәгән иде ди. Әдәбият галимнәре белән әсәрне кабат анализлагагач фикерен үзгәрткән.Галимә санап чыккан әдәби терминнар Айгөл Әхмәгалиева әсәрендә тормыш чынбарлыгын чагылдыру, яшәү фәлсәфәсен эзләү, шул ук вакытта төп геройларны җәмгыятьтән үзгә итеп сурәтләүне берләштерә. Әнә шундый укучы өчен каршылыклы тоелган Наилә образын тавыш аша радиотыңлаучыларга җиткерү зур һөнәри осталык таләп итә.
Әлеге серне радиоспектакль әзерләүчеләр декабрь урталарында ачарга җыена. Барлыгы өч серия була.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.











