Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Татарстан Фәннәр академиясенең Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иснтитутының 30 еллыгына һәм Татарстан энциклопедистикасының 35 еллыгына багышланган «Заманча инновацион чакырулар контекстында төбәк энциклопедистикасы» Халыкара фәнни форумы уза.
Очрашуда игьтибарны яшьләр белән эшләүгә юнәлтергә, шулай ук төбәкләр һәм Татарстан районнары белән хезмәттәшлек итәргә киңәш ителде.
Чарада Россия һәм якын чит илләрдән 100дән артык эксперт, галимнәр, тарих, этнография, тел белгечләре катнаша.
Энциклопедия бик авыр, хәл иткеч чорда оештырыла. 1994нче елда оешкан Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү иснтитуты дүрт елдан соң фәнни — тикшеренү һәм нәшрият учреждениесы буларак оеша. Бу елларда институт эшчәнлегенең төп максаты Татарстан Республикасының һәм татар халкының социаль — мәдәни, тарихи-фәнни мирасын өйрәнү буенча фәнни-гамали тикшеренүләр уздыру була.
2008нче елда беренче татар энциклопедиясе татар телендә чыга. Аннан соң инде 6 том дөнья күргән.
Өч көн дәвамында уза торган бай программалы чара барышында фән өлкәсендәге тәбрикләү тантанасы да оештырылды.
Алия Галиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.











