Яшел Үзәндә картлар һәм инвалидлар өчен интернат төзелә. Социаль объект 120 урынга исәпләнгән һәм хезмәт күрсәтү сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан, чит кеше тәрбиясе һәм медицина хезмәте күрсәтүендә мохтаҗ гражданнарга даими яшәү урыны буларак билгеләнә.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзү тиз темплар белән бара. Фундамент җәй уртасында салынган, бүген инде икенче катны тәмамлыйлар. Өч бригада эшли, төзелеш материаллары белән тоткарлыклар юк, диләр.
Гомуми мәйданы 8 мең кв.метрдан артык тәшкил итәчәк. Ике катлы бинаны төзү 516,2 млн сумга төшәчәк, финанслау республика бюджетыннан алып барыла. План буенча, бинада изоляторлы кабул итү-карантин бүлеге, 82 урынлык ашханә, медицина, торак һәм административ бүлмәләр була.
Яшел Үзән районы төзелеш өчен очраклы гына сайланмаган: Казанга якын, безнең социаль учреждениеләр төзү тәҗрибәбез бар. Ә тәҗрибә тапшыру мөмкинлеге — тагын бер хәлиткеч фактор.
Социаль объект 120 кешегә исәпләнгән һәм өлешчә яисә тулысынча эшкә сәләтен югалткан, чит кеше каравына һәм медицина хезмәтенә мохтаҗ гражданнар өчен даими яшәү өчен билгеләнгән. Социаль объектны рәсми рәвештә 2026 елның гыйнвар уртасында кабул итәчәкләр.
Айгөл Гатауллина, Андрей Лопатников, Александр Федоров, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.











