Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәглүматларына караганда, быел озак яшәүчеләр саны республикада 233 кешегә җиткән. Шуларның берсе Саба раойнында яшәп гомер итүче Нурия Шәйдуллина. Аңа 101 яшь тулды. олы яшьтә булуына кармастан, ул һәркөн тормышына куанып, шатланып яши.
Зур, иркен йортта кызы Рәйсә тәрбиясендә яши ул. Нурия әбине 101 яшьлек бәйрәме белән тәбрикләргә районың башкарма комитетыннан, социаль яклау идарәсеннән бүләк-күчтәнәчләрне мулдан алып килгәннәр. Нурия әби алар белән озаклап аралашты, җырлап та бирде әле.
Нурия әби тумышы белән Елыш авылыннан. Яраткан кешесе Заһидулла белән кавышкач, Шәмәрдәнгә күченеп шунда яшиләр. Ирем бик эшчән иде, бер генә минутта тик тормады, кисте, текте, машиналарны төзәтә, иде ди. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Рәйсәсе дә, Резедасы да янында йөгереп кенә йөриләр. Оныкчыгы Ленар да Казаннан кайткан. Әби дә мировой карчык бар кешегә үрнәк.
Ходай биргән гомерләрендә якты дөньяны күреп, үз аякларында йөреп, балалары янәшәсендә кадер-хөрмәттә яшәсен ак әбиебез.
Ләлә Зәйнуллина, Гөлназ Вахитова, Рәзил Нигъмәтов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.











