Бүген Россиядә Ватан каhарманнары көне билгеләп үтелә, бу Россия дәүләтендә 1917 елга кадәр булган гасырлык традициянең дәвамы булып тора.
Илебез геройлары көне бөтен Россия буйлап киң колач белән билгеләп үтелә. Моңа иҗтимагый оешмалар, шул исәптән хәрби-патриотик клублар да актив ярдәм итә. Бәйрәм акцияләре, тематик күргәзмәләр, концертлар үткәрелә. Мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә бәйрәмгә багышланган класс сәгатьләре, шулай ук батырлык дәресләре үткәрелә. Яшь буынга Ватан каhманнарының батырлыклары турында сөйләп, патриотик фильмнар күрсәтелә. Татарстанда бүгенгә 31 Россия каhарманы исәпләнә. Шуларның 14се бу югары дәүләт бүләгенә Украинадагы хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен лаек булган.











