Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көнендә республиканың гади халкына да, батырлык күрсәткән татарстанлыларга да мөрәҗәгать итте. Видеомөрәҗәгатьне республика җитәкчесе матбугат хезмәте таратты.
«Бүген илебез өчен мөһим көн — Ватан Геройлары көне. Россия һәрвакыт бердәмлек һәм патриотлык белән дан тотты. Без ата-бабаларыбызның каһарманлыклары турындагы истәлекне кадерләп саклыйбыз. Яшь хәрбиләрнең батырлыкларына чын күңелдән сокланабыз. Ватан Геройлары арасында якташларыбыз, татарстанлылар лаеклы урын алып торулары белән горурланабыз», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе видеомөрәҗәгатендә.
«Республиканың барлык халкы исеменнән Сезгә Туган илгә батырларча хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез илебезнең горурлыгы һәм даны», — диде Рөстәм Миңнеханов.











