Шушы көннәрдә Казанның Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, Татарстан Республикасы спорт мастеры Салават Гайнанов истәлегенә татар милли көрәше буенча өченче ачык турнир узды.Тулырак алдагы язмада.
Республикабыз элек-электән үзенең татар көрәшчеләре белән дан тоткан. Алар истәлегенә ачык турнирлар уза. Шуларның берсе данлыклы көрәшче Салават Гайнановка багышланды. Ярышларда Казан, Саба, Арча, Балтач һәм республиканың башка районнары командалары көч сынашты. Барлыгы турнирда 120 яшь спортчы бил алышты.
Саба егете Салават Гайнанов көрәш белән кече яшьтән үк шөгыльләнә башлый. Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән район, республика ярышларында призлы урыннар яулый. Көрәш спортын танытуда ул гаять зур өлеш кертә. Башкалабыз Казанга күченгәч, ул Мәскәү районы өчен чыгыш ясый.
Ярышта күпчелек алдыңгы урыннарны Мамадыш спортчылары яулады. Республикабызның танылган көрәшчеләрнең исемен мәңгеләштерү максатыннан мондый ярышлар дәвамлы булсын дип телисе килә.
Чулпан Әмири, Ринат Сәхипгәрәев. Татарстан Яңалыклары.











