Чүпрәле төбәгендә Фәхретдиновлар гаиләсен нәселләре белән гармунчылар дип йөртәләр. 55 ел элек Балалар музыка мәктәбенә нигез салган Рифкать Фәхретдинов исеме район халкына аеруча якын. Оста баянчының исемен мәңгеләштерү максатыннан якташлары нинди бүләк ясаганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.











