Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыкты. Очрашу «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы алдыннан узды.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан төрле тармакларда, шул исәптән ислам финанслары, хәләл продуктлар һәм хезмәтләр өлкәсендә Россия-Малайзия мөнәсәбәтләрен үстерүгә актив ярдәм күрсәтергә әзер. Татарстан Малайзия төбәкләре, шул исәптән Джохор һәм Саравак штатлары белән актив хезмәттәшлек итә. Әмма шуңа да карамастан товар әйләнеше зур түгел – 61 миллион доллар гына. 2024нче елда әлеге күрсәткечнең бер ярым тапкыр артуы билгеләп үтелгән.
Татарстан Рәисе Татарстанның Россиядә ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау төбәкләреннән берсе булуын искәртте. Әнвәр Ибраһим Россия, шул исәптән Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдән канәгать калуын әйтте.
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәхсән игътибар йөзеннән аны үз резиденциясенә очрашуга чакырды. Уртак проектлар турында фикер алыштылар.











