Бүген, Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли.
Мәйданчыкларда халыкка яшелчәләр, ит һәм сөт продукциясе, ваклап сату бәяләреннән 15 процентка кадәр арзанрак бәяләр буенча ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарлар тәкъдим ителә.
Ярминкә урыннары экранда күрсәтелгән. Барлык мәйданчыкларда ветеринария-санитария таләпләренең үтәлешен тикшереп торалар.
Вакыты: 6:00 -13:00
Көне: 14 декабрь
Урыны:
Авиатөзелеш районы
Дементьев ур, 7
Ленинград ур, 27
Яңа Савин районы
Академика Лаврентьев ур, 10
Ямашев проспекты, 71а
Совет районы
Аграрный ур, 2
Липатов ур, 7
Киров районы
Батыршина ур, 20
Краснококшайский ур, 150/2
Революционный ур, 12
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин урамы белән Татарстан урамы чаты
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Фучик ур, 64











