«Уйнагыз гармуннар» тапшыруы — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәмендә әзерләнүче «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак иҗади проекты.
Гармун борынгы уен коралы түгел. XIX гасырда барлыкка килгән. Ә гармун моңнары — безнең канда, йөрәктә. Бәйрәм уңаеннан оештырылган күргәзмәдә гармунны кулга алып, уйнап карау мөмкинлеге булды.
Гармунтуй бәйрәмендә Казан телевидение студиясенә 65 ел тулу уңаенан безнең ветераннарыбыз да кунак булды.
Сарманнан “Уйнагыз, гармуннар!” тапшырунда катнашкан Татарстанның атказанган табибы Рафис абый гармунда уйнау кешене сәламәтләндерә дип саный. Аның өендә 45 гармун бар.
Бу уртак проектны тамашачы беренче тапшыруларыннан ук яратып өлгерә. Ел ярым вакыт аралыгында тапшыруның иҗат төркеме Татарстан районнарыннан тыш Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре хәтта татарстан журналистлары аяк басмаган шахталарга төшеп гармун моңнарын яңгырата. Гармунтуйның гран-приена Түбән Камадан Исламия Минниязова лаек булды.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.











