«Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның ХII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. «Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикере нигезендә сайланган җырчылар «Алтын йолдыз»га ия булды. Премиянең төп максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап, алтын фондка кертү.
«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе инде 12нче тапкыр уза. Монда популяр башкаручылар да, үз юлын музыка башлап җибәрүчеләр катнаша.
Быел номинацияләр юк. Барлык катнашучылар — милли премия җиңүчеләре.
Чарада елдагыча җыр авторлары да бүләкләнде.
Җырчылар тамашачыга татар җырларының җылы, күңелгә ятышлы яңгырашы белән бәйрәм бүләк иттеләр.
Алия Галиуллина, Алия Хафизова, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.











