«Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Вакыт агышы чикләмәгән сәнгать» дип аталган халыкара күргәзмә эшли. Төрек каллиграфиясенең иң күркәм үрнәкләре белән Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Төрек каллиграфиясе күргәзмәсе белән танышучыларның сокланулары сүзсез дә аңлашыла. Бирегә шах әсәрләр куелган, дип бәя бирде белгечләр күргәзмәнең тантаналы ачылышында.
Төрек каллиграфия сәнгате дөньякүләм иҗат багланышы тәэсирендә камилләшкән мирасының бер өлеше.Әлеге күргәзмәдә аның дүрт төрле өслүбе тәкъдим ителде.
Каллиграфия төрле чорларны бер-берсенә бәйләгән гаҗәп бер сәнгать төре.
Тире калыбына язу, аны бизәү бик четрекле эш булса да миңа бик ошый. Белүебезчә, Госманлы солтаны Баязид ике Стамбул мәчетләрен бизәтүе белән дә тарихка кереп калган. Бирегә куелган әсәрем әнә шул сәнгатькә битараф булмаган солтан өчен әзерләнгән китап тышының кабатлап ясалган нөхсәсе.Оригиналы Стамбулда саклана ди Мюэйет Адаш.
Күргәзмәне кызыксынып күзәтүчеләр әнә шулай җиңел генә гасырларны кичә. Күргәзмәнең исеме Вакыт агышы чикләмәгән сәнгать дип куелуы сәнгать әсәрләренең мәңгелек булуы ишарә. Балчык җирлеген бизәп ясалган әлеге каллиграфия үрнәкләре 1561 елларга карый.
Ариадна Озмерич аңлатуынча күргәзмәдәге каллиграфик әсәрләрен язуга Стамбулдагы Рөстәм паша мәчете бизләеше этәргеч биргән. Биредә Репродукция, ягъни кабатлап ясалган әсәр. Ариадна Казанда үскән . Ул күбесенчә руми өслүбендә , ягъни -берсенә охшамаган яфраклар һәм чәчәкләр белән әйләндереп алынган чиксез ботак кебк тармакланган сурәт кулланып ясый. Ә Айшә Ялчын күргәзмәдә шамаилләрен тәкъдим итте.
Шамиал Каллиграфия һәм декоратив алымнар бергәлеген тәшкил иткән үзенчәлекле сәнгать. Билгеле булганча хаттатларның уйлап тапкан алты классик язу төре бар. Аеруча нәсх, күфи,төрләрене кулланып ясыйм ди Айшә Ялчын.
Күргәзмәдә аерым урын алып торган әсәрләр ислам сәнгатенең тәзхиб төрендә эшләнгән. Тәзхиб һәм каллиграфия – бер-берсен тулыландыра торган ике сәнгать төре.
Шүкран Садоглуның әлеге иҗат җимеше диплом эше буларак ясалган. Тәзхиб төрендә эшләү бит читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарылуны аңлата ди теле-телгә йокмый сөйләгән белгеч. Хәтта кызыксынучылар өчен Кече остаханә шәкелендә каллиграфия сәнгате үрнәкләрен язып та күрсәтте. Әлеге күркәм күргәзмәне Казанда оештыруда Төркия консуллыгы да ярдәм иткән.
Каллиграфия сәнгате белгече Нәҗип Нәккаш күргәзмәгә зур бәя бирде.
Шах әсәрләр куелган күргәзмә «Хәзинә» милли сәнгать галереясында 31 нче гыйнварга кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары











