Быелгы гаилә елы да ахырына якынлаша. Шул уңайдан, Министрлар кабинетында «Гаилә елы»на беренчел нәтиҗәләр ясадылар. Быел 22 мең пар никахлашкан. Гаилә вакыйгалары саны буенча Россиянең барлык төбәкләре статистикасы буенча — Татарстан беренче урында.
11 айда республикада 32 меңнән артык сабый дөньяга килгән — быел малайлар кызларга караганда күбрәк туган. Ана капиталы түләүләре дә елдан-ел үсә. 400 меңнән артык гаилә инде үз сертификатларын алды, аларны ешрак әниләр балалар мәгарифенә сарыф итә. Шулай ук Татарстанда яңа истәлекле дата — Күп балалы гаилә көнен булдырырга җыеналар.











