Казанда чыршы базарлары эшли башлады. Ылыслы агачларны 20 урында сатып алырга мөмкин.
Сәүдә 31 нче декабрьгә кадәр оештырыла, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында. Мәйданчыкларның тулы адреслары белән казан мэриясе сайтында танышырга була. Бәяләргә килгәндә 1 метрлы чыршы мең ярым , ике метрлы — 3 мең сумга төшә. Нарат һәм пихта — иң популяр агачлар, алар кыйбатрак.Яңа елдан соң казанлылар агачларны эшкәртүгә тапшыра ала. Әлеге Акция турында мәгълүматны соңрак хәбәр итербез.











