Иң яхшы татар спектакле, медиа-айти- проект. Ел татарлары премиясе исемнәре белән милләт диварына алтын хәрефләр белән уелып калачак кешеләрнең тырышлыгын, талантларын билгеләде. Барлыгы 22 җиңүче үз бүләкләрен алды.
Ел татарлары.Белгечләр сайлавы номинациясендә татар милләтенә фидакарь хезмәт итүчеләр лаек булды.
Чарага Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да килде. Аңа басманың махсус бүләге тапшырылды.
«Бу премия миңа «Вакыт сакчылары» боз тамашасы өчен бирелде. Бу проектыбызга ышанганы, ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт. Бу проект еллык традициягә әйләнер дип ышанам, без алга барачакбыз», – диде ул.
Җиңүчеләр исеме беренче этапта иҗтимагый һәм мәдәни эшлеклеләрдән сораштыру буенча билгеләнә. Белгечләр фикере нигезендә төзелгән анкеталар халыкка тавыш бирү өчен тәкъдим ителә. Тавыш бирү социаль челтәрләрдә «Миллиард.Татар» басмасының «Вконтакте» һәм «Телеграм» аккаунтларында барды.











