Республикабызның Кукмара районы элек-электән итекләре белән дан тоткан. Бөек Ватан сугышы солдатларының да, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның да аякларын кукмара итекләре җылыта. 4-5нче гыйнвар көннәрендә биредә “Кукмара итеге” Бөтенроссия халык иҗаты фестивале уза. Бу турыда тулырак Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев сөйләр. Әнгәмәне Эльза Әхмәтҗанова алып бара.











